"Исток-Башлангыч" социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган чараларга старт бирелде.
Волонтерлар белән бергә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәткәрләре адреслы социаль ярдәм күрсәтә. Чара кысаларында социаль-көнкүреш хезмәтләре бушлай күрсәтелә: бакча эшләре, тәрәзәләр юу, фатирлар һәм йортларны, йорт яны территорияләрен җыештыру эшләре башкарыла.