Лениногорск мэриясендә район һәм шәһәр Советларының уртак сессиясе узды

2021 елның 1 октябре, җомга

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә Лениногорск район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе узды.

Район башлыгы утырышны ачып, 17-19 сентябрь көннәрендә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар һәм Керкәле, Яңа Чыршылы, Сарабиккол, Иске Куак һәм Туктар-Урдалысы авыл җирлекләрендә җирле депутатлар сайлаулар узды, дип билгеләп үтте. 

«Тимәш авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең генераль планын раслау турында» «АрхГрадСтройКонтроль» директоры Оксана Куприянова чыгыш ясады, «Контроль-хисап палатасы» муниципаль казна учреждениесе турындагы Нигезләмәне раслау турында»  юридик бүлек җитәкчесе Илдар Хәйбрахманов таныштырды. Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре бюджетларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында Финанс-бюджет палатасы рәисе Раил Хәмидуллин чыгыш ясады.

Шулай ук автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте транспортында һәм Лениногорск муниципаль районы территориясендә юл хуҗалыгында муниципаль контрольне гамәлгә ашыру, Лениногорск муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контролен гамәлгә ашыру һәм башка мәсьәләләр каралды. Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International