Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 1 октябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Томанда:
Әгәр сез, табигатьтә булсагыз, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильдә томан эчендә хәрәкәт иткәндә артык алдагы транспорт чарасын узып китүдән сак булырга кирәк.
Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе алда баручы транспорт чарасы артыннан бара. Шуны истә тотарга кирәк, томан аркасында ераклык күренми– гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.
Кискен туктап калудан сак булырга кирәк: тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә тырышыгыз!
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.