2021 елның 4 октябреннән 2021 елның 8 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Минем бизнес» үзәге эшкуарлык эшчәнлеген башлап җибәрүче эшкуарларны һәм эшкуарлык эшчәнлеген планлаштыручы затларны «Эшкуар әлифбасы» дигән 5 көнлек тренингында катнашырга чакыра.
Тренинг үз эшен башларга яки яңа бизнес-проектны гамәлгә ашырырга теләгән кешеләргә юнәлдерелгән. Атна дәвамында катнашучылар эшкуарлык эшчәнлеге нигезләре буенча белем бирү курсы узачак.
Тренинг кысаларында катнашучылар, идея генерациясеннән башлап, шәхси эшкуар яки юридик зат сыйфатында теркәлүгә кадәр, бизнес-проект үсешенең барлык этапларын өйрәнәчәкләр, шулай ук маркетинг һәм оештыру планнарын төзергә, проект концепциясен эшләргә, продуктның үзкыйммәтен исәпләргә, шулай ук җитештерү процессын оештырырга өйрәнәчәкләр. Чара нәтиҗәләре буенча катнашучылар эшләтеп җибәрү өчен үз проектын эшләячәкләр.
Укуларны "МСП Корпорациясе" АҖнең сертификацияләнгән тренеры-Асель Бекеева алып бара.
Тренингта катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк https://fond-podderzhkikazan.timepad.ru/event/1763057/
«Эшкуар әлифбасы» программасы буенча белем алганнан һәм бизнесны башлап җибәргәннән соң, эшкуар гамәлдәге эшкуарлар өчен «Эшкуарлык мәктәбе» программасы буенча бизнесны үстерүгә һәм предприятие белән идарә итүне камилләштерүгә, шулай ук бизнесның финанс һәм җитештерү күрсәткечләрен яхшыртуга юнәлдерелгән күнекмәләргә өйрәтү буенча укулар узарга мөмкин. "Эшкуарлык мәктәбе» программасын үткәрү 2021 елның 18 октябренә планлаштырылган.