Шөгер авылында авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасы ачылды

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

Бүген Лениногорск муниципаль районында Шөгер авыл җирлеге Башкарма комитетының яңа бинасы ачылды. Тантаналы чарада «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, шәһәр һәм районның Мактаулы гражданины Исхак Садриев, депутатлар, авыл җирлекләре башлыклары һәм Шөгер авыл җирлеге халкы катнашты.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, Лениногорск районы территориясендә халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән программалар тормышка ашырыла. Шуларның берсе кысаларында Шөгер авылында яңа административ бина төзелде. Ул республика җитәкчелегенә әлеге мөмкинлек өчен рәхмәт белдерде. Авыл ьирлеге башлыгы Радик Гафиятуллинны һәм барлык хезмәткәрләрне яңа бинага күчүләре белән котлады һәм аларга авыл һәм аның халкы иминлеге өчен уңышлы эшләр теләде.

Республика муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин ассызыклаганча, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары биналарын капиталь ремонтлау һәм төзү программасы республикада 2016 елдан бирле гамәлдә һәм бу вакыт эчендә Татарстан муниципалитетларында бик күп биналар төзелгән. Ул муниципаль берәмлек хезмәткәрләренә хезмәтләрендә уңышлар теләде һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бүгенге көндә Шөгер авыл җирлегендә 2 меңнән артык кеше яши. Башкарма комитет бинасы егерме елдан артык булмаган. Ул авыл үзәгендә, авыл мәдәният йорты янында урнашкан. Биредә 3 иркен кабинет бар, аларда җирлек башлыгы һәм хезмәткәрләр җирле әһәмияттәге төрле мәсьәләләрне хәл итәчәк һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләрен караячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International