Лениногорск студентлары «Яшь профессионаллар»милли чемпионаты финалында бронза медальләр яулады

2021 елның 28 сентябре, сишәмбе

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia)IX Милли чемпионаты финалында Лениногорск нефть техникумының 4 нче курс студентлары Дамир Абдуллин һәм Айрат Гайфуллин «Геостранственные технологияләр»компетенциясе буенча 3 нче урынны яуладылар. Лениногорск политехник көллияте студенты Андрей Романов «Неразрушающий контроль»компетенциясе буенча бронза медаль яулады. Котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!

1 сентябрьдә, тантаналы линейка вакытында, район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашында, җиңүчеләрне бүләкләү булды.

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX милли чемпионаты финалы Уфада 2021 елның 25-29 августында узды. Ил беренчелеге финалына республика җыелма командасының 164 әгъзасы, шулай ук 127 эксперт-тренер килде. Призлы урыннар өчен Татарстан җыелма командасы 127 компетенциядә көч сынашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International