4 октябрьдән башлап Лениногорск шәһәр Ветераннар Советында үзәк район хастаханәсенең күчмә бригадасы COVID-19 вакцинация үткәрә башлый.
Теләүчеләр түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: Лермонтов ур., 48 (элеккеге ЗАГС), 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр - дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга.
Прививка анкеталау һәм алдан карап тикшерелгәннән соң ясала. Үзең белән паспорт һәм СНИЛС алырга кирәк.