Хөрмәтле лениногорскилылар, 2 октябрь көнне шәһәребезнең үзәк мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.
Шәһәр халкына һәм кунакларына авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көндәлек азык-төлек товарлары тәкъдим ителәчәк. Үз продукцияләрен районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар тәкъдим итәчәк.
Теләүчеләр яшелчә, ит, бал, йомырка, сөт һәм кулинария продукциясе, ашлык сатып ала алачаклар.
Ярминкә кунаклары өчен мәдәни программа оештырылачак.
Башлана 8.00 сәгатьтә.
Рәхим итегез!