Татарстанлылар Җир һәм күчемсез милек өлкәсендәге барлык яңалыклар турында оператив рәвештә белә алачаклар

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Моның өчен Росреестр законнардагы үзгәрешләрнең беренче дайджестын эшләгән. Әлеге җыентык иң киң даирә затларга - хакимият органнары, профессиональ берләшмәләр вәкилләреннән алып гади гражданнарга кадәр файдалы булачак.

Дайджест 2021 елда үз көченә кергән Росреестр эшчәнлеге юнәлешләре буенча хокукый нормаларга үзгәрешләр җыелмасыннан гыйбарәт (120-ФЗ, 191-ФЗ, 273-ФЗ һәм 275-ФЗ номерлы Федераль законнар). Материал презентация рәвешендә бирелә һәм күрсәтмә формада элек нинди нормаларның гамәлдә булуын, ә хәзер нинди нормаларның гамәлдә булуын белергә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта һәр слайдта график формада мәгълүматның нинди максатчан аудитория өчен билгеләнүе билгеләп үтелде.

Җир һәм күчемсез милек өлкәсендә законнардагы үзгәрешләр дайджесты Татарстан Росреестры сайтында " Эшчәнлек" бүлегендә бастырылачак.. Беренче чыгарылышны инде сылтама буенча карарга була:http://ссылке.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International