Электрон хезмәт кенәгәсеннән мәгълүматларны барлык гражданнар да ала ала ала, шул исәптән хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат алып бару формасын сайламаган яки бу документның кәгазь форматына тугры калган кешеләр дә.
Хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматны электрон рәвештә дә, кәгазьдә дә алырга мөмкин.
Хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны электрон рәвештә Россия Пенсия фонды сайтында Шәхси кабинет аша алырга мөмкин.
Шшулай ук кәгазьдә «Минем документлар» КФҮтә яки Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә алырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, электрон хезмәт кенәгәләренә күчү 2020 елда гамәлгә ашырылды. Барлык эшләүче гражданнар өчен дә хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларның яңа форматына күчү ирекле иде. 2021 елдан башлап эшкә беренче тапкыр урнашучыларның хезмәт кенәгәләре шунда ук электрон рәвештә алып барылачак.