2021 елның 11 августында М.Горький исемендәге паркта Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында «Туган илем-Татарстан " дигән квест узды.
Әлеге чараны «Логос «психологик-педагогик ярдәм үзәге» МБУ белгечләре, «Яшьләр үзәге»МБУ белән берлектә, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан үткәрделәр. Әлеге чарада 14 яшьтән 25 яшькә кадәр булган яшьләр катнашты.
Әлеге квестның максаты-Ватанга, туган телгә, табигатькә, туган якка сакчыл караш тәрбияләү, үз халкың өчен хөрмәт һәм горурлык тәрбияләү.
Квест узгач, балалар сорауларга җавап бирделәр, биремнәрне үтәделәр, үзләренең иҗади потенциалларын һәм командада эшли белүләрен тормышка ашырдылар.