Наше время-Безнең заман»IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

2021 елның 10 августы, сишәмбе

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 14.04.20021 ел, № 685-р күрсәтмәсе нигезендә, Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында уза торган IX «Наше время – Безнең заман» Татарстан Республикасы эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә.

Фестивальдә катнашу бушлай, катнашучылардан оештыру взносы алынмый. Быел фестиваль Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган.

Учреждениеләр һәм предприятиеләр, милек формасына карамастан, фестивальдә катнашу өчен, билгеле бер номинацияләрдә номерлар күрсәтеп, команда яки аерым башкаручылар җибәрә алалар. Фестивальдә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге (команда составында 45 яшькә кадәр) яшьләр катнаша ала.

Фестиваль җиңүчеләре һәм лауреатлары кубоклар, медальләр, дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм акчалата премияләр белән бүләкләнә.

Фестиваль турында өстәмә мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин: BZZM.RU.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International