Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее яңа күргәзмә әзерли.
Ул "Яңа исемнәр" дип аталачак. Әлеге күргәзмәдә катнашырга яшь рәссамнарны эзлиләр.
Катнашучыларның яше - 40 яшькә кадәр булырга кирәк. Димәк, әгәр сез рәсем ясарга, иҗат итәргә яратасыз икән, lkm_leninogorsk@mail электрон почтасына эшләрегезне җибәрегез. Эшләр авторныкы булырга тиеш.
Белешмәләр өчен телефон: 5-05-91