Бүген мэриядә Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.
Киңәшмәдә Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов, РДВО белгечләре, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов урып-җыю, көзге чәчү буенча агымдагы вәзгыять турында сөйләде.
2021 елның 9 августына район буенча бөртекле һәм кузаклы культуралар планның 71% ында җыеп алынган.
Шул ук вакытта хуҗалыкларда көзге культуралар чәчү өчен туфрак әзерләү эшләре бара. Аларны 14,5 мең гектарда чәчү планлаштырыла.
Киңәшмә барышында шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләренең икътисадый күрсәткечләре анализланды.
Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәклеген билгеләп үтте. Ул аграрийларга авыр хезмәтләре һәм кырларда башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде