1 июльдән дәүләтнең барлык даими социаль түләүләре, шул исәптән йөкле хатын-кызларга һәм ялгыз ата-аналарга яңа социаль пособиеләр дә, «Милли түләү системасы турында» гы Федераль закон таләбе нигезендә, «Мир»карталарына күчерелергә тиеш.
Әгәр пенсия башка түләү системасының картасына бәйле счетка түләнә икән, пенсия алучы барыбер тиешле барлык түләүләрне ала алачак.
Пенсия күчерүнең планлы датасыннан соң 10 эш көне дәвамында банкка мөрәҗәгать итәргә һәм акча алырга кирәк. Бу вакыт эчендә банк пенсионерга «Мир»картасын чыгару тәкъдиме белән гариза җибәрергә тиеш. Әгәр дә банкка планлы илтеп җиткерү датасыннан соң 10 көн эчендә мөрәҗәгать итмәсәң, акчаны «Мир» картасын чыгарганнан соң яки илтеп тапшыру ысулын алыштырганнан соң теләсә кайсы вакытта алырга мөмкин булачак. Пенсия фондына счетның яңа реквизитларын ПФР сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында Шәхси кабинет аша да, ПФР яки КФҮ клиент хезмәтенә гариза биреп тә, электрон рәвештә тапшырырга мөмкин.