Лениногорск районында социаль контракт нигезендә социаль ярдәм

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

2021 нче елның 5 нче августында «Демография» милли проектының максатчан күрсәткечләренә ирешү чаралары кысаларында Лениногорск районы «Исток – Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лилия Зарифуллина «5 һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләргә социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү»дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрде. Чараның максаты: гражданнарга 6 айга социаль контракт төзү мөмкинлеге турында мәгълүмат бирү.

Очрашу барышында белгеч катнашучыларга социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү мөмкинлекләре һәм тәртибе турында мәгълүмат бирде, социаль контрактның гамәлдә булу вакыты, аны рәсмиләштерү өчен кирәкле документлар исемлеге, шулай ук тормышка ашыру планына кертелергә мөмкин булган чаралар турында аңлатмалар бирде, гаилә кеременең дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итә торган вариантлар җентекләп каралды.

Катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Бер гаилә мисалында социаль адаптация чаралары планы каралды, һәр юнәлешнең үтәлеше сроклары билгеләнде.

Чара ахырында барлык катнашучылар да бу юнәлештә эшләүче белгечләрнең контакт мәгълүматлары белән белешмәлекләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International