Куркынычсыз җәй

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

Җәйге каникуллар башлану-балалар өчен зур шатлык һәм  әти-әниләре өчен дулкынлануның бер сәбәбе. Чөнки балалар еш кына үзләре генә кала. Шшшшул уңайдан, берничә киңәш бирәсе килә.

Балаларның урамда үз-үзләрен тотышына аерым игътибар бирергә кирәк.  Аларга учак ягу, шырпы белән уйнау бик куркыныч дип аңлатырга кирәк. 
Еш кына янгыннар балаларда ут белән сак эш итү күнекмәләре булмау һәм аларның үз – үзләрен тотышын тиешенчә контрольдә тотмау, ә кайбер очракларда балаларның ялын дөрес итеп оештыра белмәү аркасында килеп чыга. 

Билгеле, өлкәннәр баланы күпмедер вакытка күзәтүсез калдырырга мәҗбүр булган очраклар да була. Әмма өйдән киткәнче, өлкән балаларга яки өлкәннәрнең берәрсен күзәтүне йөкләргә кирәк.  Бигрәк тә аларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә генә калдыру куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре  тышка чыга алмый.

Хөрмәтле ата-аналар, балаларны караучысыз калдырмагыз! Үзегезне һәм балаларыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International