Юбилее белән котладылар!

2021 елның 6 августы, җомга

Бүген үзенең юбилеен сугыш ветераны, тыл хезмәтчәне Николай Алексеевич Кульдюшов билгеләп үтте.

Николай Алексеевич 1931 елның 6 августында Яңа Писмән районының Глазово авылында  (7 бала) күп балалы гаиләдә туа.

Авыр сугыш елларында гаиләдә өлкән бала буларак, әниләренә ярдәм итеп, бөтен авырлыкларны тойган. Шул ук вакытта колхозда да эшли. Әтисе фронтта сугышкан һәм әсирлеккә эләгә, 1946 елда әйләнеп кайта, Польшадан демобилизацияләнә.

7 сыйныфны Глазово авылында тәмамлагач, Спиридоновка авылына машина йөртүче курсларына китә. 30 елдан артык Лениногорск УТТсында эшләгән, хезмәт ветераны медаленә ия, шуннан ташламалы стаж буенча пенсиягә чыккан. Тормыш иптәше Галина Анатольевна белән 65 ел бергә гомер кичерәләр, 4 бала үстергәннәр, 4 оныклары һәм 4 оныкчыклары бар. Үз көчләре белән йорт хуҗалыгы алып баралар, кунакларны һәрвакыт ачык йөз белән кабул итәләр. Алар даими рәвештә якыннарының кайгыртуын һәм игътибарын тоя.

Аны юбилее белән 3 нче ТОС рәисе урынбасары Светлана Нуриева, Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котладылар.

Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова юбилярны җылы котлады. Ул аңа нык сәламәтлек, озын гомер, якыннарының игътибарын теләде һәм район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов исеменнән бүләкләр, шулай ук РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International