6 нчы августта Лениногорск шәһәре ЗАГС бүлегендә Илдар Басыйр улы һәм Зимфира Зәкәрия кызы Юльметовларны «Алтын» туйлары белән котлау тантанасы узды.
50 элек, 1971 елда 6 августында Юльметовлар Бөгелмә шәһәре ЗАГС бюросында никахларын рәсми рәвештә теркәгән. Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр.
Бу истәлекле көндә Илдар Басыйр улы һәм Зимфира Зәкәрия кызы Лениногорск районы юбилярларының почет кенәгәсенә үз имзаларын куйдылар, китапка аларның исемнәре кертелде.
ЗАГС бүлеге белгече юбилярларга язылышу турында юбилей таныклыгын
тапшырды һәм ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде.