Лениногорск мэриясендә район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе узды

2021 елның 6 августы, җомга

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә Лениногорск район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе узды.

Аның эшендә шәһәр һәм район Советының һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, хокук саклау органнары вәкилләре, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

«Лениногорск муниципаль районында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү турында» гы беренче мәсьәлә буенча мәгариф идарәсе башлыгы Вагыйз Санатуллин һәм «АрхГрадСтройКонтроль» директоры Оксана Куприянова чыгыш ясадылар.

«Дәүләт телләре турындагы законнар нигезендә коммерция эшчәнлегендә рус һәм татар телләре дә кулланылырга тиеш. Эшкуарлардан әлеге мәсьәләгә аңлап карауларын һәм эш режимын рәсмиләштерүне һәм закон таләпләренә туры китерүләрен сорыйбыз", - дип билгеләп үтте Оксана Куприянова.

Шулай ук сессиядә депутатлар Федотовка авыл җирлегенең генераль планын раслау, Лениногорск шәһәрендә җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен шәһәр төзелеше зоналаштыру картасына үзгәрешләр кертү, бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне алыштыруны килештерү, Лениногорск шәһәрендә инициативалы проектларны тәкъдим итү, кертү, фикер алышу һәм карау тәртибе мәсьәләләре каралды. Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International