Җиләк-җимеш һәәәәәм яшелчәне ничек сайларга?

2021 елның 6 августы, җомга

 Үзең һәм якыннарын пестицидлар һәм башка химик матдәләрнең зарарлы йогынтысыннан мөмкин кадәр саклап калу өчен кибеттә һәм базарда яшелчә һәм җиләк-җимеш сайлаганда гади кагыйдәләрдән файдаланырга мөмкин.

Мондый продукцияне сатып алган вакытта гигиена кагыйдәләрен истә тоту мөһим:

- продукцияне махсус җиһазландырылган урыннарда - базарларда, кибетләрдә, җәйге палаткаларда сатып алырга кирәк;

- җирле сезон продукциясен сатып алыгыз, чөнки янәшәдә генә үстерелгән җиләк-җимеш һәм яшелчә көчле химик эшкәртүгә мохтаҗ түгел.

Читтән кертелгән яки иртә өлгергән ризыклар, үзебездә үскәннәргә караганда, пестицидлар белән күбрәк пычранган була. Шуның өчен аларның үзебездә үскәннәрен һәм өлгерә торган вакытларында алырга тырышырга кирәк. Артык “ялтыравык“, зур һәм тигез тышлы яшелчәләргә кызыкмавың хәерле.

Сатучыларның товар мәгълүматларын һәм документларын сорарга оялмагыз. Шушы рәвешле сез җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең кайда үстерелгәнен һәм аларның яраклылык срогын белә аласыз. Киштәдә 5 тәүлектән дә күбрәк яткан бакча җиләге – клубника, мөгаен, химия белән эшкәртелгәндер.

Термик эшкәртү вакытында барлык пестицидлар да бетми. Аларны киметү өчен табигать ризыкларын ике сәгатьләп суда тотарга кирәк. Шулай сез зарарлы матдәләрнең 30 процентлап өлешеннән котыла алачаксыз.

Пешергәндә исә нитратлар концентрациясе су молекулаларына үтеп керүе нәтиҗәсендә кими.

Яшелчәне күпме күбрәк ваклыйсың, пешергән вакытта ул нитраттан шулкадәр күбрәк “чистара“. Мәсәлән, бәрәңге 40 минут эчендә – 80 процент, кишер 70 процент күләмдә нитраттан арына.

Нитрат яшелчәләрнең тамырында күбрәк, ә яшел өлешендә азрак җыела. Шуның өчен чөгендернең койрыгын, кишернең ике башын кисеп ату киңәш ителә. Кәбестәнең күчәнендә файдасыз матдәләр күп була, аны ашамавың яхшырак. Анда бик күп нитрат җыела. Ә инде карбыз, кавыннарга килгәндә, нитратлар аның тышы янындагы өлгермәгән йомшак өлешендә күп була, аны ашарга ярамый. Суыткычта сакланучы салатлар, яшел тәмләткечләрне беренче тәүлекләрдә үк кулланырга кирәк, югыйсә нитратлар нитритка әверелергә мөмкин. Табигый микроорганизмнар булган майонез һәм каймакта яшел ризыклар белән нитратлар реакциягә керә, аннан соң нитритлар барлыкка килә. Шуның өчен җәйге салатларны көнбагыш яки зәйтүн мае белән ясарга киңәш итәләр.

Үзегезне саклагыз һәм озак елларга сәламәт булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International