Бүген Лениногорск шәһәре хакимияте бинасында Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова тарафыннан гражданнарны шәхси кабул итү узды.
Гражданнарны кабул итүдә шулай ук Лениногорск районы башкарма комитетының икътисад буенча беренче урынбасары Гөлназ Иванова, секретарь һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Гражданнарны кабул итү барышында 3 мөрәҗәгать керде. Халык ТКХбуенча түләүләр кебек актуаль мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итте. Лилия Борисова кергән мөрәҗәгатькә тиешле аңлатмалар бирде.