Бүген «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов кабинетында торак һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмалар алдында халыкның бурычлары, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны түләтү буенча алып барыла торган эш турында киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова, Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Гөлназ Иванова, район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Алексей Корноухов, ресурс белән тәэмин итүче оешмалар һәм идарәче компанияләр җитәкчеләре, ТСЖ, суд приставлары хезмәте рәисләре һ. б. катнашты.
Бүгенге көндә барлык мәгариф учреждениеләре буенча әзерлек паспортлары 60% әзер, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә паспортларның 65% ы әзер. 15 августтан барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә объектларны кышка кабул итү һәм җылыту сезонына әзерлек буенча комиссия эшләячәк.
Халыкның торак һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмалар алдында бурычлары һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны түләтү буенча алып барылган эш турында район Башкарма комитетының икътисад буенча беренче урынбасары Гөлназ Иванова җиткерде.
2021 елның 1 июленә торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның срогы чыккан бурычы 185,5 млн. сум тәшкил итә(01.07.2020 - 157,9 млн.сум). Узган ел белән чагыштырганда бурыч 27,6 млн. сумга яки 17,5% ка арткан.
«Килеп туган хәлне яхшырту өчен бурычлылар белән даими эш алып барыла. Агымдагы елның 7 аенда 21 203 мең сумлык 359 судка кадәр дәгъва бирелгән, гомуми бурычны түләттерү өчен 9 612 мең сумлык 246 гариза бирелгән, суд приставларына 1 308 мең сумлык 12 боерык кабат бирелгән, шулай ук 634 бурычлы кеше административ комиссиягә чакырылды», - дип билгеләп үте Гөлназ Иванова.
Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау график буенча бара һәм агымдагы елның сентябренә тәмамланачак.
Халыкның ТКХ өчен бурычларын бетерү буенча эшне көчәйтергә, ТКХ өчен халыкның бурычларын киметү буенча уртак рейдлар үткәрергә, лифтларга хезмәт күрсәтү буенча эшне көчәйтергә, капиталь ремонт үткәрүне контрольдә тотарга дигән карар кабул ителде. Атна саен Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәеновка башкарылган эшләр турында хәбәр итәргә, дигән бурыч куелды.