Агымдагы елның 6 аенда Татарстан Республикасы буенча ПФР бүлеге хокукка ия булучыларга 58 миллион сум акча түләгән.
Вафат булган затның пенсия тупланмаларын түләү гариза характерында, һәм бу акчаларны алу өчен беренче адым – СПН түләү турында гариза (алга таба-гариза) бирү.
Иминиятләнгән затның үлгән вакытында СПНныформалаштыру РФ Пенсия фонды аша гамәлгә ашырылса, гаризалар яшәү урынына карамастан, ПФРның теләсә кайсы территориаль органына варислар тарафыннан тапшырыла һәм, димәк, СПНнытүләү ПФР аша башкарыла. Варислардан үлгән туганнары турында формалаштырган барлык документлар иминиятләнгән затның вафатыннан соң ярты ел дәвамында Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлегендә туплана. Җиденче ай дәвамында хокук вакытында законлы варисларга акча түләү яки түләүдән баш тарту турында карар чыгарыла. Түләү карар кабул ителгән айдан соң килүче айның 20 числосыннан да соңга калмыйча башкарыла.