Лениногорск муниципаль районында "алтын" юбилей

2021 елның 3 августы, сишәмбе

2021 елның 30 июлендә Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Михаил Яковлевич һәм Валентина Ивановна Радаевларны алтын туйлары белән котлау тантанасы узды. Моннан нәкъ 50 ел элек, 1971 нче елда 30 нчы июль көнне Киров ЗАГС бүлегендә Радаевларның искиткеч гаилә пары үз никахын теркәделәр. 

Традиция буенча Михаил Яковлевич һәм Валентина Ивановна Татарстан Республикасы Лениногорск районы юбилярларының мактаулы китабына үз имзаларын куйдылар.

Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе исеменнән юбилярларга юбилей таныклыгы тапшырды һәм нык сәламәтлек, озын гомер теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International