Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов район эшмәкәрләре белән очрашты

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

Бүген мәгариф идарәсенең актлар залында район башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә агымдагы сораулар буенча Лениногорск районы эшмәкәрләре белән очрашу узды.

Утырышның көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча «ЛМР» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Гөлназ Иванова чыгыш ясады.

Бүгенге көндә район территориясендә 500 кече һәм микро-предприятие, 1 269 шәхси эшмәкәр, 2 195 үзмәшгульлек эшчәнлеге алып бара.

Хәзерге вакытта бизнесны үстерүнең перспективалы юнәлешләреннән берсе-электрон сәүдә. 23 июльдә безнең эшкуарлар өчен Татарстан Республикасы электрон сәүдә үзәге спикерлары маркетплейсларга чыгу буенча укулар оештырылды. Лениногорскиның 80 нән артык эшмәкәре электрон сәүдә мәйданчыкларына чыгу нигезләрен өйрәнделәр.

Маркетплейсларга чыгу безнең җитештерүчеләргә җитештерелә торган продукцияне сату базарларын киңәйтергә, өстәмә категория клиентларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

«Сәүдә предприятиеләре җитәкчеләренә игътибар итүегезне һәм җирле җитештерүчеләр белән җирле продукцияне Федераль сәүдә челтәрләренә чыгару буенча уртак эш оештыруыгызны сорыйм. Бу бурыч федераль челтәрләр, төбәк, җирле челтәрләр өчен генә түгел, ә безнең барлык җәмәгать туклануы предприятиеләре өчен дә өстенлекле», - дип билгеләде Гөлназ Альберт кызы.

Халыкны вакцинацияләүнең барышы турында «Лениногорск үзәк район хастаханәсе»  баш табибы Рим Амеров сөйләде.

Лениногорск районы территориясендә «Татарстан Республикасында дәүләт телләре турында» гы закон таләпләренең үтәлеше турында «АрхГрадСтройКонтроль» МБУ начальнигы Оксана Куприянова сөйләде.

2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Дәүләт телләре турындагы законнар нигезендә коммерция эшчәнлегендә рус һәм татар телләре дә кулланылырга тиеш.

Эшкуарлардан әлеге мәсьәләгә аңлап карауларын һәм эш режимын һәм закон таләпләренә туры китерүләрен сорыйбыз.

Соңыннан район башлыгы Рәгать Хөсәенов күпьеллык һәм намуслы хезмәтләре өчен район Советының Рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасын үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International