Шторм кисәтүе игълан ителде

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 3 августында көндез + 37 градуска кадәр көчле эсселек көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

1. Өйдә салкынча һава булдырырга тырышыгыз.  Көндез тәрәзәләрне ябыгыз, кичен ачыгыз.

2. Эсседә озак булмаска тырышыгыз. 

3. Күп сыеклык эчегез.

4. Тирә-юньдәгеләргә ярдәм итегез. Әгәр танышларыгызның берсе аномаль эсселек аркасында сәламәтлек өчен куркыныч янаса, аларга кирәкле ярдәм күрсәтегез. 

5. Әгәр дә сез яки кемдер янәшәдә үзен начар хис итсә, тизрәк салкынча урынга күчәргә һәм тән температурасын үлчәргә тырышыгыз. 

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International