Лениногорск районы «Куркынычсыз тәрәзәләр» акциясенә кушылды

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

Фаҗигаләрне кисәтү максатыннан Татарстанда «Куркынычсыз тәрәзәләр» дигән агарту акциясе үткәрелә. Акциягә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дә кушылды. Шулай итеп, учреждение белгечләре «Сак булыгыз, ачык тәрәзә» дигән инструктаж үткәрделәр. Профилактик чаралар белән 457 социаль хезмәт алучылар, шул исәптән социаль куркыныч хәлдәге 99 кеше колачланды.

Моннан тыш, республика акциясе кысаларында «Исток-Башлангыч» үзәге белгечләре тематик ата-аналар җыелышлары, гражданнар белән мәгълүмати онлайн-очрашулар, әңгәмәләр һәм түгәрәк өстәлләр оештырдылар. Учреждение хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән белешмәлекләр һәм буклетлар район халкы арасында таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International