"Логос" үзәге белгече "Ышаныч телефоны – авыр хәлдә ярдәм" дигән чара үткәрде

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

«Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм күрсәтү үзәге базасында психолог Мортазина Диләрә Рәис кызы яшьләр белән «Ышаныч телефоны – авыр хәлдә ярдәм»дигән темага төркемле дәрес үткәрде.

Әлеге чараның максаты яшүсмерләргә аноним психологик ярдәм хезмәте турында мәгълүмат бирү иде. Психолог авыр тормыш шартларында эмоциональ ярдәм алу ресурсларын билгеләргә һәм яшьләрдә авыр хәлдә уңай чишелеш таба белү, шул исәптән карар кабул итү күнекмәләрен  формалаштырырга өйрәтте. Балалар кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр, шулай ук төрле ситуацияләрне хәл итеп карадылар. Соңыннан  фильм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International