"Бердәм Россия"нең мобиль кабул итү бүлмәләре Татарстан районнарына чыкты

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

"Бердәм Россия" Татарстанда мобиль җәмәгать кабул итү бүлмәләре эшенә старт бирде.Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе белгечләре җитәкләгән алты экипаж, халык  теләкләрен калдыра һәм актуаль мәсьәләләрне билгели алсын өчен, бөтен республиканы йөреп чыгачак.

Лениногорск районына мобиль кабул итү бүлмәсе 5 нче тапкыр килә. Беренче нокта 31 июль көнне Мәдәният сарае янындагы мәйдан (Ленин ур., 28а) булачак. Кабул итү биредә 10нан 11.30 сәгатькә кадәр барачак. Аннары шул ук көнне 13.00 дән 14.30 га кадәр урман паркына керү юлында (Шашин ур.), 15.00 дән 16.30 га кадәр Сити сәүдә үзәге бинасы янындагы мәйданда (Крупская ур., 2в) узачак.

Кабул итүләр барлык куркынычсызлык чараларын үтәп үткәреләчәк: машиналар шәхси саклану чаралары һәм антисептиклар җыелмасы белән җиһазландырылачак.

Җыелган тәкъдимнәр «Минем депутат"  онлайн-системасында теркәләчәк һәм киләчәктә республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International