"Логос" үзәге психологлары юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча дәрес үткәрделәр

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

26 июль көнне «Логос» үзәге базасында психологлар Диләрә Рәис кызы һәм Ирина Михайловна яшьләр белән «Юл хәрәкәте иминлеге»дигән темага дәрес үткәрделәр.

Әлеге чараның максаты-балаларны юл йөрү кагыйдәләре төрләре, юл йөрү кагыйдәләренең төп сәбәпләре белән таныштыру, юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау, үз тормышына һәм сәламәтлегенә җаваплы караш тәрбияләү. Балалар кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр, шулай ук төрле ситуацияләрне хәл итеп карадылар.  Соңыннан видео күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International