Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов белән 45 тән артык журналист очрашты

2021 елның 23 июле, җомга

Укулар ике көн дәвам итте. Шәһәргә берьюлы 23 редакция филиалларыннан журналистлар килеп төшсен әле. "Татмедиа" Кама арты зонасына керүче филиаллар өчен укулар оештырды, укулар веб-редакторлар һәм  smm-белгечләр өчен иде.

Ике көн дәвам иткән семинар эчтәлекле һәм кызыклы булды. Ул нефть техникумында узды.

Семинарда катнашучылар шәһәрдән кызыклы яңалыклар табып, социаль челтәрләрдә урнаштырдылар.  Шәһәр буенча йөреп, Лениногорскиның матур урыннарына сокландылар, халык белән аралаштылар. Икенче көнне 23 июльдә администрация бинасында район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән очраштылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International