2021 елның 21 июлендә «Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм күрсәтү үзәге базасында педагог-психолог Мортазина Диләрә Рәис кызы яшь кешеләр белән «Агрессия юк!» чарасын уздырды. Тренинг яшьтәшләре белән аралашу күнекмәләрен үстерүгә, бер-береңә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә ышаныч булдыруга юнәлдерелгән иде.
Әлеге чара яшьләрне төрле конфликтларны хәл итәргә өйрәтүгә ярдәм итте. Дәрес барышында, балалар төрле ситуацияләрне хәл итәргә һәм бер-берсе белән аралашырга өйрәнделәр.