20 июль көнне Лениногорск районы һәм шәһәренең барлык мәчетләрендә бәйрәм чаралары узды. «Ихлас» мәчетендә җыелучыларга Булат хәзрәт Раупов мөрәҗәгать итте.
Лениногорскилылар өчен бәйрәм чарасы "Юбилейный" паркында узды. Балалар өчен иҗади, интеллектуаль һәм спорт бәйгеләре оештырылды.
Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов изге Корбан бәйрәме белән котлады.
«Балалар-безнең киләчәгебез, безнең төп байлыгыбыз. Аларны патриотизм һәм үз тамырларыңа, гореф-гадәтләренә мәхәббәт рухында тәрбияләргә, аларга үз мәдәниятләренә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләргә кирәк", - дип билгеләп үтте Рәгать Хөсәенов.
Балалар төрле уеннарда катнаштылар, батутта сикерделәр, скейтбордларда трюклар башкардылар, тирда аттылар һәм миниатюр электравтобусында йөрделәр. Кунакларга татлы ризыклар белән пылау һәм чәй тәкъдим иттеләр.