Лениногорскида социаль хезмәткәр көнен билгеләп үттеләр

2021 елның 8 июне, сишәмбе

8 июньдә Россиядә социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә. Хәзерге вакытта әлеге системада шәһәр һәм районда барлыгы 170 кеше эшли. 

Лениногорск Мәдәният сараенда «Лениногорск муниципаль районы» Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк катнашында бәйрәм чарасы узды. Иң яхшы хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының, Лениногорск муниципаль районы, шәһәр учреждениеләренең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Үзешчән сәнгать номерлары чарада катнашучыларга бәйрәм кәефе тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International