Онлайн исәп-хисап вакытында сатып алучылар үтәргә тиешле саклык чаралары:
1.Интернет-сайтта тәкъдим ителгән сатучы компания турында мәгълүматны өйрәнергә (контактлар һәм юридик мәгълүматлар). Әгәр мәгълүматлар юк икән , сатып алудан һәм исәп-хисап операциясен үткәрүдән тыелырга кирәк;
2.Оешма барлыгына инану өчен Федераль салым хезмәте сайтында юридик зат яки шәхси эшмәкәр реквизитларын тикшерергә кирәк (https://www.nalog.ru/);
3.Интернет-кибетләрнең рәсми кушымталары аша гына сатып алырга;
4. Карта буенча операцияләр турында смс-хәбәр итү функциясен тоташтыру;
5.Товарларны түләгәндә икеләтә авторизацияне (3-D Secure) кулланучы түләү системаларыннан файдаланырга, алар һәр сатып алу өчен индивидуаль код белән хәбәр җибәрә;
6. Мәгълүматларны куркынычсыз сайтларга гына кертергә.
Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.