Лениногорскилылар игътибарына! Җәйге чорда суда куркынычсызлык чаралары турында

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

Хөрмәтле шәһәр халкы һәм кунаклары!

Кеше саф һава, кояш, су коенудан ләззәт алып кына калмый, ул организмны чыныктыруның яхшы чарасы да булып тора. Шуның белән бергә су даими рәвештә тормыш алып бара. Әмма, җәйге чорда сулыкларда куркынычсызлык турында да онытырга ярамый.

Исегездә тотыгыз: исерек килеш коену фаҗигагә китерергә мөмкин!

Суда коенырга ярамый:

- таныш булмаган урында, күпер астында һәм плотиналарда коенырга ярамый;

- биек урыннан сикереп төшәргә, сулыкның тирәнлеген белмичә коенырга керергә ярамый;

- коймалар янында йөзәргә;

- көймәләргә, салларга һәм башка йөзү чараларына якынаю;

- көймәләрдән, катерлардан, причаллардан суга сикерү;

- суда уеннар вакытында бер-береңне кул һәм аякларыннан тотарга.

Суда булганда алкоголь кулланудан сакланыгыз!

Йөзә белмәүчеләргә тирәнлеге 1-2 метрдан да артмаган махсус җиһазландырылган урыннарга кына керергә!

"Кыену тыела" дигән аншлаглар булган урыннарда суга кермәгез!

Исегездә тотыгыз! ! Бары тик куркынычсызлык чараларын тайпылышсыз үтәү генә бәлане булдырмый калырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International