Татарстаннан 11 гариза Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсына җибәрелде

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

2021 елда кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсында Татарстан 11 проект тәкъдим итте. Конкурста җиңү яулаган проектлар 2022-2023 елларда тормышка ашырылачак.

Исегезгә төшерәбез, быел республикадан 10 шәһәр һәм 1 авыл катнаша: Әгерҗе, Алабуга, Арча, Баулы, Зәй, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Болгар, Чистай һәм Биләр авылы.

Лениногорскидан Менделеев урамы буенча урнашкан югары буалар каскады катнаша. 

Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыруның иң яхшы проектларының Бөтенроссия конкурсы беренче тапкыр 2018 елда үткәрелде. Конкурс тормыш сыйфатын күтәрә, шәһәргә килүчеләрне җәлеп итә, хезмәт күрсәтү индустриясен үстерә торган кызыклы шәһәр киңлекләрен булдыру буенча проектларга ярдәм итә.

Конкурста 100 мең кешедән торган кече шәһәрләр һәм федераль һәм региональ әһәмияттәге тарихи җирлекләр, административ үзәкләрдән һәм федераль әһәмияттәге шәһәрләрдән тыш, катнаша ала.

Исегезгә төшерәбез, өч ел эчендә Татарстаннан 26 проект катнашу дәверендә 1 635 млн.сумлык грантлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International