Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба-министрлык) агымдагы елның 7-20 июнь көннәрендә социологик тикшеренүләр уздыру турында хәбәр итә:
1.«Татарстан Республикасы халкына финанс хезмәтләре күрсәтүнең һәркем өчен мөмкин булуы һәм сыйфаты»;
2.«Татарстан Республикасында халыкның формаль булмаган мәшгульлеге».
Социологик тикшеренүләр Министрлыкның рәсми сайтындагы «Эшчәнлек» бүлегендә, «Халык һәм бизнес вәкилләренең сораштырулары» бүлекчәсендә онлайн анкеталы сораштыру үткәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының социаль-икътисадый мониторинг департаментының мәгълүмати-аналитик бүлеге белән элемтәгә керү өчен җаваплы затлар: әйдәп баручы киңәшче Гәрәева Ольга Борисовна, әйдәп баручы киңәшче Шакирова Алинә Әнәс кызы, 2 нче категорияле белгеч Емельянова Ангелина Олеговна, тел.292-08-87.