1 июнь көнне Горький исемендәге паркта яшьләр үзәге оештырган балаларны яклау көненә багышланган чаралар узды.
Бәйрәм балалар өчен хәрәкәтчән уеннардан башланды. Иң актив катнашучылар спонсорлардан бүләк сертификаты алдылар.
Шулай ук балалар өчен «Ладошки» дигән мавыктыргыч мастер-класс үткәрелде, чөнки нәкъ менә алар әлеге күркәм бәйрәмнең символы булып торалар. Балалар ясаган рәсемнәр хәзер парктагы агачларының берсен бизи.
«Буяулар фестивале» һәм «Пенная вечеринка»бәйрәмнең иң матур мизгелләре булды. Чарада катнашкан бер генә кеше дә читтә калмады.
Барлык теләүчеләрне яшьләр үзәге оештырган чараларда көтәбез!