«Логос» үзәге белгечләре Мортазина Д.Р. һәм Седова И. М. Лениногорск нефть техникумы студентлары һәм «Логос» үзәге волонтерлары белән квест үткәрделәр. Квестта станция үтеп, балалар зирәклек, иҗади фикерләүләрен күрсәттеләр. Әлеге чара балаларны төркемдә берләштерде, кәефне күтәрде, коммуникатив күнекмәләрне үстерде. Балаларга истәлекле сувенирлар һәм кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.
Алга таба «Яшьләр үзәге» һәм «Логос «үзәге» уртак чара булып узды. Әлеге чара дөньяны танып белүгә һәм аларның дөньяга карашын, шәхси инициативасын, коллективизмын үстерүгә хезмәт итте, эстетик зәвыкларга ия булды.
Соңрак, «Контакт», «Instagram», «Telegram» сайтларында, «Логос» үзәге волонтерлары балаларны яклау көненә багышланган шигырьләр укыган видео урнаштырдылар. Әлеге шигырьләрдә балаларга, мәдәни кыйммәтләргә һәм гореф-гадәтләргә карата мәхәббәт һәм хөрмәт нокталары сизелә иде. Яшьләр бәйрәм кәефе һәм бер-берсенә карата дустанә мөнәсәбәт булдырдылар.