Бөтендөнья тәмәкесез көнне Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте, тәмәке тартучыларның COVID-19 белән авыруы ешрак авыр формада уза, дип искәртә. Тәмәке тарту үпкәләрнең эшен начарайта, һәм тәмәке тартучы кешенең организмына яңа коронавирус китереп чыгара торган респиратор авыру белән көрәшү кыенрак.
Тәмәке куллану – тәмәке тартканда яки башка тәмәке әйберләрен кулланганда вирус белән зарарлану куркынычын арттыра. Тәмәке тартучылар зарарланган очракта, авыруның авыр узу куркынычы зуррак, чөнки аларның үпкәләре зыян күргән.
Тәмәке тарту-кеше сәламәтлегенә иң зур куркыныч тудыручы гадәтләрнең берсе. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы статистикасы буенча, ел саен тәмәке тарту аркасында килеп чыккан авырулардан 5 миллион кеше үлә, дөньяда һәр 8 секунд саен 1 тәмәке тартучы үлә, һәм бу сан елдан-ел арта бара. Табиблар фаразлары буенча, дөньяда тәмәке тартучы кешеләр саны арту тенденциясе 10 елдан соң 2 тапкырга диярлек артырга мөмкин, ә 2030 елга тәмәке тарту вакытыннан алда үлемгә китерүче иң көчле факторларның берсе булачак.
Тәмәке тартуның организмга йогынтысы турында
Тәмәке тарту бәйлелеккә китерә. Тәмәке тартучыларның тәмәкедә булган никотинга ияләшүе шактый тиз формалаша. Кеше тәмәке тартуны ташларга омтыла икән, аның симптомнары булырга мөмкин:
ярсучанлык
игътибар кимү
начар йоклау
аппетит югалу
тәмәке тартуга көчле тартылу
Тәмәке төтенендә никотиннан тыш, сумала, радиоактив катлам кебек башка куркыныч химик матдәләр дә табыла. Бу матдәләр акрынлап сәламәтлек начараюга китерә.
Тәмәке тарту организмның теләсә кайсы органында онкология китереп чыгарырга мөмкин. Шулай ук йөрәккә һәм кан әйләнешенә зыян китерә, йөрәкнең ишемик авыруы, инсульт, периферик кан тамырлары авырулары (кан тамырлары зарарланган) һәм цереброваскуляр авырулар (баш миен кан белән тәэмин итә торган зарарланган артерияләр) үсү куркынычын арттыра.
Тәмәке тарту инсульт булу куркынычын 50% ка арттыра, бу баш мие зарарлануга һәм үлемгә китерергә мөмкин.
Тәмәке тарту ир-атның тормышын якынча 12 елга һәм хатын-кыз тормышын якынча 11 елга киметә.
Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.