"Логос" үзәге белгечләре тәмәке тартуга каршы көрәш көненә багышланган чаралар уздырдылар

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Тәмәке тартуга каршы көрәш көне кысаларында, «Логос" балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе белгечләре чаралар сериясен үткәрделәр.

Лениногорск политехника көллияте базасында педагог-психологлар  "Тәмәкесез тормыш!» дигән чара уздырды. Әлеге дәрес сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗны тәрбияләүгә ярдәм итте, төрле мисаллар аша тәмәке тартуның һәм электрон тәмәкенең яшьләр организмына тискәре йогынтысын күрсәттеләр.

"Логос" үзәге базасында педагог-психолог Диләрә Мортазина яшүсмерләргә сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте турында мәгълүмат җиткерде һәм организмга начар гадәтләрнең зыяны турында видео күрсәтте. Шулай ук рәсем конкурсы да узды. Үз рәсемнәрендә балалар әлеге проблемага  карашларын белдерделәр.

31 май көнне «Логос» үзәге белгечләре һәм волонтерлары шәһәр урамнарында «Тәмәке төтененнән башка көн» акциясе оештырдылар. Алар информацион материаллар, буклетлар, сәламәт яшәү рәвешен сакларга, тәмәкедән баш тартырга чакырулы белешмәлекләр тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International