Лениногорскилылар "Бердәм Россия" праймеризында тавыш бирделәр

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстанда, шул исәптән Лениногорскида сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау алдыннан «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирүе узды.

24 майдан 30 майга кадәр лениногорскилылар электрон тавыш бирүдә катнашты, 30 майда хисап участогына килеп тавыш биреп була иде.

Тавыш бирү рейтинглы булып тора, сайлаучы бер кандидат өчен дә, берничә кандидат өчен дә, бюллетеньгә кертелгән кандидатларның максималь санына кадәр дә тавыш бирә ала. Тавыш бирү яшерен булып тора.

Лениногорск муниципаль районында 11 хисап участогы эшләде.  Районда 5 участок: Түбән Чыршылы, Зеленая Роща, Сарабиккол, Тимәш, Шөгердә.
 Шәһәрдә 6 участок: 3нче мәктәп, 8нче мәктәп, нефть техникумында, политехник колледжда, музыка-рәсем педагогика колледжында, мәдәният сараенда хисап участоклары эшләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International