Лениногорскида күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен җәйге ишегалды лагерьлары эшли башлады (график)

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

«Балалар һәм яшьләрнең ялын, мәшгульлеген оештыру турында» программасы һәм территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең чаралар планы кысаларында, Лениногорск шәһәре территориясендә күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балалар өчен җәйге ишегалды лагерьлары эшли башлады.

Беренче сменада 6 нчы ТОС (Ленинград ур., 51, 53,55), 9 нчы ТОС (Кутузов ур., 2 нче йорт), 10 нчы ТОС (Куйбышев ур., 46-48 нче йорт), 11 нче ТОС (Садриев ур., 37 нче йорт) оештыра торган лагерьлар балаларны кабул итте.

Лагерь төркемендә 15тән 20гә кадәр кеше катнаша. Барлык куркынычсызлык чаралары үтәлә, балалар һәм ата-аналар белән инструктажлар үткәрелде. Лениногорск балалары шәһәрнең кызыклы урыннары буйлап экскурсияләрдән, музей, китапханә белән танышалар. ТОС белгечләре һәм «ЛОГОС» үзәге волонтерлары балалар өчен спорт ярышлары, иҗади конкурслар һәм викториналар оештыралар. 

Балаларны ялга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International