Лениногорскилы фатир сатып алам дип акчаны мошенникларга күчерә

2021 елның 9 апреле, җомга

Лениногорскилы 34 яшьлек хатын-кыз фатир эзләгәндә алдакчылар тозагына эләгә һәм 20 мең сумны мошенникларга тапшыра.

Хокук саклау хезмәткәрләре ачыклаганча, хатын-кыз фатир сату буенча игъланны популяр булган күчемсез милек эзләү кушымтасы аша таба. Объектның бәясе базар бәясеннән түбән булгач, хатын-кыз игъланда күрсәтелгән телефон номеры аша  шалтыратып белешергә уйлый. Сөйләшү барышында сатучы 120 мең сум күләмендә задаток сорый. Фатир сезнеке булачак дип әйтеп тә куя.

Хатын-кыз ышана да, ышанмый да, шунлыктан әйтелгән сумманы тулысынча түгел, 20 меңне генә счетка күчерә. Шуннан соң фатир сатучы белән элемтә югала.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International