6 апрель көнне Лениногорск районы «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль педагог Гөлнара Пряничникова һәм юрисконсульт Гүзәл Нигъмәтуллина «Умырзая» проектның чираттагы утырышын үткәрделәр.
Юрисконсульт балаларга карата рәхимсез мөгамәлә, балаларны тәрбияләү буенча үз бурычларын үтәмәгән яки тиешенчә үтәмәгән өчен җаваплылык төрләрен аңлатты. «Хокукый навигатор» мәгълүмати технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында социаль педагог мобиль кушымта ярдәмендә халыкның төрле категорияләре өчен социаль ярдәм чаралары турында консультация бирде.
Соңыннан катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, мәгълүматның ни дәрәҗәдә файдалы булуы һәм аны ничек куллану, планнаштыру турында уртаклаштылар.