Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе укучысы Эвелина Хәйруллина "Сәнгать иҗаты" номинациясендә Гран-при иясе булды

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сараенда «Сандугач сайрар илем»балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваленең Гала-концерты узды.

Татарстан нефть төбәгенең традицион яшь талантлар смотрын «Татнефть» ГАҖнең «Рухият» рухи яңарыш фонды оештыра һәм үткәрә. Фестиваль программасы «Сәнгать иҗаты» номинациясен дә үз эченә ала.

Гала-концертка «Сәнгать иҗаты» номинациясендә Гран-при иясе Эвелина Хәйруллина, укытучысы Э.Р. Галләмова һәм мәктәп директоры О. А. Мишева чакырылган иде. Алар барысы да фестиваль символикасы һәм акчалата бүләкләр белән билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International