"Ялтау" сөт фермасы төзелеше график буенча бара

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

"Август-Агро" Лениногорск районында 550 башка исәпләнгән сөт-товар фермасы төзүне дәвам итә.

Хәзерге вакытта 400 башка исәпләнгән сыер абзарында тәрәзәләр монтажланган, эчке диварлар һәм бүлемнәрне бүлү бара. Фасадны урнаштыру буенча эшләр дәвам итә. Саву-сөт блогында түбә ябу эшләре бара.

«Эшләр график нигезендә бара. Төп басымны төзүчеләр, эшләрнең сыйфатын тәэмин итү өчен, конструкцияләрне монтажлау технологияләрен үтәүгә юнәлтәләр», - дип сөйләде «Август-Лениногорск»ның хезмәтне саклау буенча белгече Денис Сарычев.

«Ялтау» сөт-товар фермасы быел җәй файдалануга тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International