22-27 март көннәрендә Саранск шәһәрендә (Мордовия Республикасы) 2007-2008 елгы егетләр арасында бокс буенча Идел буе федераль округы беренчелеге булып узды. Ярышларда мәртәбәле кунаклар: бокс буенча атказанган спорт мастеры Альберт Селимов, ул - дөнья, Европа, Россия чемпионы; Хәйдәрбәк Хәйдәрбәков - атказанган спорт мастеры, бокс буенча олимпия чемпионы, профессионаллар арасында бокс буенча дөнья чемпионы Денис Лебедев - бокс буенча дөнья чемпионы катнаштылар.
3 нче комплекслы спорт мәктәбе спортчысы Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Яппаров Ришат (5 нче мәктәп укучысы) 4 тапкыр көчен сынады һәм мактаулы 1 нче урынны алды һәм май аенда Анапа шәһәрендә узачак Россия Беренчелегенә юллама алды.
Татарстан Республикасы гомумкоманда 2 нче урынны яулады.
Безнең уенчылар тренерлар Галиуллин Артур Денислам улы, Жупиков Егор Олегович җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!